Чиләбе өлкәсенең Мөлкәт һәм табигать ресурслары министрлыгы аукционнар уздырылуы турында хәбәр итә:
- Кизиль муниципаль районында (Октябрь кишәрлеге), Пластов муниципаль районында (Степной кишәрлеге), Сосновка муниципаль районында (Чишмә кишәрлеге) йөзлек ташын геологик өйрәнү, разведкалау һәм өйрәнү максатында җир асты байлыкларыннан файдалану хокукы бирүгә;
- Каратал муниципаль районы (Андреевка - 2 кишәрлек) территориясендә магматик һәм метаморфик токымнарны геологик өйрәнү, разведкалау һәм табу максатында җир асты байлыкларыннан файдалану хокукы бирүгә.
Аукционда катнашу өчен документлар гариза бирүчеләр тарафыннан 2018 елның 13 ноябрендә, җирле вакыт белән 16.30 сәгатькә кадәр, теркәлгәндә тапшырыла, түбәндәге адрес буенча: 454091, Чиләбе, Ленин пр., 57, каб. 319.
Аукционнарны уздыру тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат белән Чиләбе өлкәсенең Мөлкәт һәм табигать ресурслары министрлыгында һәм http://www.imchel.ru/ һәм http://www.torgi.gov.ru сайтларында танышырга була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте