"Үсеп килүче буында табигать белән җәмгыятьнең өзлексез бәйләнештә булуы турында үзаң формалаштыру мөһим". Минзәләдә экомәгърифәтнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләшәчәкләр

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Үсеп килүче буында экологик культура һәм планета язмышы өчен җаваплылык хисен тәрбияләү. Минзәлә районы укытучылары, ТР Экоминистрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре һәм Татарстанның эко-активистлары үзләре алдына шундый бурыч куя. 16 октябрьдә Минзәләнең 3 номерлы мәктәбендә "Экологик белем һәм тәрбия бирүнең актуаль мәсьәләләре" региональ экологик конференциясенә җыелачаклар. Чара кысаларында мәктәп укучыларын чүпне аралап җыю күнекмәләренә өйрәтү, мәктәптә экологик дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыру методлары һәм укучыларның материалны үзләштерүенә кагыла торган факторлар турында фикер алышыначак. Мәктәп укучылары шулай ук экология өлкәсендә үзләренең проектларын һәм тикшеренү эшләрен дә күрсәтәчәк, шул исәптән шәһәр яны "Солнышко" лагере территориясендә Ык елгасы табигый комплексын тикшерү буенча да.

"Үсеп килүче буында табигать белән җәмгыятьнең өзлексез бәйләнештә булуы турында үзаң формалаштыру мөһим. Безнең дөнья – ул урманнар, елгалар, кырлар, хайваннар һәм бөҗәкләр дөньясы. Әлеге системаның һәр элементы тигез әһәмиятле һәм башкасы белән бәйләнгән. Һәм безнең киләчәк яшьләрне экологик культурага тәрбияләүдә күрсәткән тырышлыгыбызга бәйле", – дип билгеләде экологлар.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International