Табигатьтән файдаланучылар игътибарына!

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы искәртә. Эчке елгаларда һәм катнаш ("елга-диңгез") йөзүче, гомумтаралган файдалы казылмаларны тапканда лицензия ияләре тарафыннан кулланылучы суднолар өчен ТР бердәм дәүләт мәгълүмат системасына – ГЛОНАСС яки  ГЛОНАСС/GPS тоташу таләп ителә.

Республика территориясендә сусаклагычлар акваторияләре чикләрендә файдалы казылмалар табу эшен онлайн-күзәтү эше 2011 елның 4 ноябрендәге 917 номерлы ТР МК карарының 20.1 п. нигезендә 2017 елдан бирле экологлар тарафыннан "ГЛОНАСС+112" БДМС файдаланып гамәлгә ашырыла. Әлеге Карар таләпләрен үтәмәү Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 2 өл. ("Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып файдалану") буенча түбәндәгечә административ штраф салынуга китерә:

гражданнарга – 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр;

вазыйфаи затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр;

юридик затларга – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

Системага тоташтыру турында гаризаны билгеләнгән форма буенча "ГЛОНАСС+112" региональ навигация мәгълүмат системасына түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: rnic@tatar.ru.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International