Александр Шадриков Нурлат районында гражданнарны кабул итте

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Бүген Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Җирле халык белән очрашу барышында су объектларын саклау һәм аларның экологик иминлеге, шулай ук гидротехник корылмаларның ремонты мәсьәләләре күтәрелде. Министр гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре өйрәнеләчәк, аларны хәл итү юллары республика һәм федераль программалар кысаларында каралачак, дип белдерде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International