Александр Шадриков Нурлат районы ветераннарын котлады

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Бүген җирле мәдәният сараенда Нурлат районы ветераннарын хөрмәтләделәр. Өлкән буынга мәрхәмәтле һәм җылы сүзләре белән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков мөрәҗәгать итте. "Бу бәйрәм көнендә без сезгә сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм һәр узган көннең шатлык китерүен телибез. Безнең өчен сез тәҗрибә һәм зирәклек өлгесе, без сездән үрнәк алабыз, сезнең активлыкка, акылыгызга һәм фидакарьлегегезгә сокланабыз", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан табигать саклау ведомствосы башлыгы Нурлат районы ветераннарына.

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин шулай ук өлкән буын вәкилләренә күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы чара барышында ветераннарга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. "Безгә, өлкән яшьтәге кешеләргә ихтирам күрсәтүләре сөенеч. Бүген, чын мәгънәсендә, җан җылысы һәм игътибар белән сугарылган социаль әһәмиятле чара узды", - дип билгеләп үтте бәйрәмгә килгән өлкәннәр.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International