Экологлар күрсәтмәсе нигезендә, Буа Су каналының биологик чистарту корылмаларында реконструкция үткәрелде. Агымдагы елда, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре һәм Буа шәһәр прокуратурасы бергә уздырган контроль чаралар нәтиҗәсендә, предприятиедә чистарту корылмаларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды: Зөя елгасына агып төшә торган суларда экологлар пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чиге артуын ачыклаган. "Бу очракта "Буа-Су каналы" АҖ 2006 елның 3 июнендә кабул ителгән №74-ФЗ номерлы РФ Су кодексының 60 ст. 6 өлеше 1 пунктын бозган. Күрсәтелгән факт өчен вазыйфаи зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Су алганда, суны алудан башка һәм су объектларына агынты суларны түккәндә судан файдалану кагыйдәләрен бозу" 8.14 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, 10 мең сум күләмендә штраф салынды һәм ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде", - дип сөйләде экологлар. Хәзерге вакытта предприятие ләм мәйданчыкларында, тоташкан улаклары белән бергә беренчел тондыру бассейннарында, улаклары белән бергә беренчел ике яруслы тондыру бассейнында капиталь ремонт ясады, тондыру бассейннарын, күзәтү коеларын һәм канализация насос станцияләрен механик чистартты. "Башкарылган эшләр чистарту корылмалары эксплуатациясе нәтиҗәсендә су объектына булган тискәре йогынты дәрәҗәсен шактый киметергә мөмкинлек бирде, су объектында кабат уздырылган мониторинг табигать саклау законнарын бозу очракларын ачыкламады", - дип билгеләп үтте экологлар.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте