Экологик куркынычсызлык өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә  социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс үткәрә. Катнашу турында гаризалар 2018 елның 24 сентябреннән 7 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурста закон билгеләгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә, үзенең гамәлгә кую документлары нигезендә, "Коммерциясез оешмалар турында" Федераль законының 31.1 маддәсендә каралган эшчәнлек төрләре башкаручы, үз эшчәнлекләрен конкурсны игълан иткән көнгә кадәр бер елдан да ким алып бармаган коммерциясез оешмалар катнаша ала.

Катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны Министрлык сайтының "Конференцияләр, конкурслар, грантлар" бүлегендә һәм (843) 267-68-11 телефоны аша белергә мөмкин.

Конкурста катнашу өчен документлар бөтен пунктлары буенча тутырылган булырга тиеш һәм аларны дәгъвачы шәхсән үзе яки аның ышанычлы заты кәгазьдә һәм электрон рәвештә тапшырырга тиеш яки электрон версиясен теркәп, "На конкурс СО НКО" билгесе белән түбәндәге адреска почта аша юлларга кирәк: 420049, Казан ш., Павлюхин ур., 75, 108 каб. (почта аша җибәрелгән документларда җибәрү датасы белән штемпель булырга тиеш).

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International