Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан гражданнардан килгән 7047 мөрәҗәгать каралды

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 7047 мөрәҗәгать килде. 2981 – күпчелеге "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы аша мәктәп укучыларыннан.  "Халык контроле" системасы буенча экологлар тарафыннан 1 130 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар телефон линиясе" элемтә каналлары аша 1 035 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 1901 мөрәҗәгать алынды.

Исегезгә төшерәбез, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин:

түбәндәге элемтә каналлары буенча:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International