Александр Шадриков: "Яшьләрнең күп кенә идеяләре хәзер үк тормышка ашырыла ала"

2018 елның 29 сентябре, шимбә

Казан янындагы Крутушка бистәсендә урнашкан "Байтик" савыктыру-белем бирү лагеренда "Чиста булачак" экологик хәрәкәтенең III Республика актив мәктәбе үз эшен тәмамлады. Анда катнашучылар күп кенә проектлар тәкъдим итте, шулар арасында - "ЭкоГаилә" фестивале һәм хәрәкәттә катнашучылар өчен мобиль кушымта.

"Яшьләрнең республика экологик тормышында шулай актив катнашуы бик сөенечле. Бу юнәлештә яшьләргә булышырга кирәк - аларның идеяләре бик күп. Алар тәкъдим иткән күп кенә нәрсәләрне бүген үк эшләргә була", - дип билгеләп үтте экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Мәктәптә Татарстанның 37 районыннан барлыгы 200гә якын яшь активист катнашты. Смена вакытында алар каршында белгечләр чыгыш ясады һәм үз идеяләрен эшләп бетерергә ярдәм итте. Республика актив мәктәбенең һәр катнашучысы  районда гамәлгә ашырырга ниятләгән проектын үзе белән алып килгән иде.

"Миңа хәрәкәт өчен мобиль кушымта төзү идеясе ошады, анда һәр активистның рейтингын күтәрә торган үз баллары булачак. Хәрәкәтнең тарихы, чатлар, хәрәкәтнең барлык чаралары турында мәгълүмат каралган. Миңа шулай ук "ЭкоГаилә" фестивален уздыру идеясе ошады, анда барлык катнашучылар портфолио туплаячак, бергә ничек чүп җыйганнарын күрсәтәчәк, һәм аннары бергәләп фестивальдә катнашачак", - дип сөйләде "Чиста булачак" Татарстан яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова.

Буадан Самат Фәсхетдинов "Чиста булачак" хәрәкәтенә беренче тапкыр 17 яшендә эләккән. Гомумән Татарстанның һәм аерым алганда туган районының экологиясе турында кайгырту идеясе егетне шулай җәлеп иткән ки, ул Буа районы активистлары кураторы булырга уйлаган.

"Әүвәл хәрәкәттә ветеринария техникумы укучылары гына катнашты. Әмма ел ярым эчендә безнең хәрәкәт киңәйде һәм хәзер ике техникум, ике мәктәп һәм ике балалар бакчасы вәкилләреннән гыйбарәт - бу 80гә якын кеше. Без бик күп чаралар үткәрәбез, кешеләрне экология турында кайгыртырга чакырабыз. Буа районындагы хәрәкәт даими киңәя һәм үсә", - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Республика актив мәктәбендә катнашучылар Татарстан тарихын, төбәк территориясендә яшәгән риваятьләрне, республиканың табигый байлыкларын һәм аның экологик хәлен өйрәнде.

Кагыйдәләр нигезендә, Республика актив мәктәбенең "Идеяләр банкы" конкурсына Татарстанда экологик хәлне яхшыртуга һәм яңа активистларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектны тәкъдим иткән катнашучысы Кырымга сәфәр вакытында ТР делегациясе составында "Чиста булачак" яшьләр хәрәкәтен тәкъдим итәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Экоэстафета" идеясе алды. Вакыйга катнашучылары экологик чара уздырырыга һәм эстафетаны республиканың икенче бер районына тапшырырга тиеш.

Кырымда республика хәрәкәтен тәкъдим итү мөмкинлеген, мобиль кушымта төзү турындагы проекты өчен, Казаннан Кристина Астафьева алды. Проектка "Идеяләр банкы" конкурсында икенче урын бирелде, бу кызга ел дәвамында алганнарына өстәмә очколар китерде һәм ул Гран-прига лаек булды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International