Бүген Министрлыкта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков рәислегендә фәнни-техник советның чираттагы утырышы булды. Биредә сулыкларның чәчәк атуын бакыр купоросы нигезендәге препаратны кулланып чикләү буенча планлаштырылган тәҗрибәгә кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барды. Әлеге темага кагылышлы доклад белән Израильдәге компанияләрнең берсеннән вәкил Михаил Фишман чыгыш ясады.
Утырыш барышында шулай ук реагент методын кулланып, Казан ш. "Водоканал" МУП ләм картларын рекультивацияләү мәсьәләләре турында да фикер алышынды. "Ресурсларны торгызу технологияләре үзәге" ҖЧҖ проекты җитәкчесе Сергей Макаров һәм шәхси эшкуар Николай Мотков әлеге мәсьәләдә үз тәкъдимнәрен кертте.
Утырыш йомгаклары буенча барлык тәкъдимнәр беркетмәгә берләштерелде, алар белән ТР Экоминистрлыгы сайтында танышырга була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте