Глобаль һәм мөһим. Буа районында Россиякүләм өмә узды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Буа районында Зөя елгасының яр буе зонасыннан 8 кубометр калдык җыелды. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре, җирле халык һәм эко-активистлар Россиякүләм өмәдә катнашты. "Безнең экология өчен табигать саклау акцияләре бик зур әһәмияткә ия. Алар  дөньяга экологик карашны популярлаштырырга ярдәм итә, чараларда катнашучыларны республикадагы сулыкларны, урманнарны,  кырларны чиста саклау буенча глобаль һәм мөһим эшкә җәлеп итә",- дип билгеләде идарә белгече Гөлия Ваһапова.  Өмәдә җыелган чүпнең төп составы: пластик шешәләр, пыяла банкалар, полиэтилен пакетлар һәм яраксызланган шиннар. Табигать саклау ведомствосы белгечләре республика халкын туган як табигатенә карата җаваплы булырга, үз артыңнан җыештырырга, табигать саклау чараларында актив катнашырга чакыра.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International