«Бакчачы көне-2018» кысаларында республиканың иң чиста коммерциясез бакчачылык ширкәтләре билгеләнде

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Республиканың иң чиста экологик бакча ширкәте исеменә конкурс нәтиҗәләре ясалды. «Бакчачы көне-2018» күргәзмә-фестивале кысаларындагы  бүләкләү тантанасы «Казан» агросәнәгать паркында узды. Акция призёрларын һәм җиңүчеләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы исеменнән министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов котлады.

Бакча кишәрлегенең санитар-экологик торышы, каты көнкүреш калдыкларының үз вакытында чыгарылуы һәм табигатьне саклау эшчәнлегенә коммерциясез бакчачылык ширкәтләре әгъзаларын җәлеп итү буенча акцияләр уздыруны исәпкә алып, түбәндәге призерлар билгеләнде:

1 урын -«Бытовик» кулланучылар җәмгыяте» коммерциясез бакчачылык ширкәте (Тукай районы);

2 урын -«Мишә-1» коммерциясез бакчачылык ширкәте (Питрәч районы);

3 урын - «Строитель» коммерциясез бакчачылык ширкәте (Түбән Кама районы).

Рөстәм Камалов коммерциясез ширкәтләрнең рәисләренә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Рәхмәт хатларын һәм мотокультиваторлар тапшырды, әйләнә-тирәлекне саклау эшенә өлеш керткән һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде.

ТР ЭТРМ матбугат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International