Арча районында Казансу елгасының акваториясе һәм яр буе зонасы тикшерелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Арча районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә су саклау зоналарында табигать саклау таләпләренең үтәлүен тикшерү буенча уртак рейд уздырды. Рейд барышында 6 хуҗасыз ятьмә алынды һәм Россия Федерациясе Су кодексын бозуның 9 факты ачыкланды. "Су саклау зоналары буйлап автотранспортта йөрү һәм аларны бирегә кую фактлары буенча административ эшләр кузгатылды. Транспорт чараларының милекчеләрен ачыклау өчен ЮХИДИ идарәсенә гарызнамә җибәрелде. Яр буе зонасында махсус режимны бозган өчен РФ КоАП 8.42 ст. буенча җаваплылык каралган", – дип хәбәр итте ТР Экоминистрлыгының Төньяк ТИ башлыгы Радик Шагиәхмәтов.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте