Экологлар тикшергәннән соң Чаллы предприятиесендә нәтиҗәле чистарту системасы җайга салынды

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең сәнәгать предприятиесендә газ чистарту җайланмасы модернизацияләнгән. Чаралар комплексы җитәкчелек тарафыннан экологлар уздырган административ тикшерүдән соң күрелгән. Быелның июлендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары чистарту корылмаларыннан эксплуатацияләү кагыйдәләренең бозылуын ачыклады – сафтан чыккан төтен суырту җайланмасы иләкләр җимерелүгә китергән иде. Экологлар аңлатканча, әлеге җитешсезлекне вакытында бетермәгәндә ул атмосфера һавасы пычрануга китерергә мөмкин иде. Зарарлы матдә ташлануга юл куймау максатында, юридик зат адресына экологлар күрсәтмә бирде, шулай ук РФ КоАП 8.21 ст. 3 өлеше ("Эксплуатация кагыйдәләрен бозу, газларны чистарту һәм атмосфера һавасына аның пычрануына китерергә мөмкин булган зарарлы матдә ташландыкларын тикшерүдә тоту өчен корылмалардан, җайланмалардан яки аппаратурадан файдаланмау, яки төзек булмаган күрсәтелгән корылмалардан, җайланмалардан яки аппаратурадан файдалану") нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә дә төзелде.

Күрсәтмәне үтәү максатында предприятиедә газ чистарту системасы модернизацияләнгән. Юка чистарта торган, тузанның субмикрон өлешләрен тотып калучы нәтиҗәле махсус иләкләр урнаштырылган. Уздырылган профилактика чаралары җитештерү эшчәнлеген атмосфера һавасына тискәре йогынтысыз алып бару мөмкинлеген бирә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International