6 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Тәтеш районы башкарма комитеты бинасында (Тәтеш ш., Малкин ур., 39) гражданнар кабул ителәчәк. Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский, Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров һәм Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов халык сорауларына җавап бирәчәк.
Кабул итүгә 8 (84374) 2-53-33 телефоны аша язылырга кирәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте