Фотоһәвәскәрләр "Вода России" конкурсында катнашуга чакырыла

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында "Вода России" фотоконкурсына эшләр кабул ителә башлады. Безнең илдәге елгаларга, күлләргә һәм башка су объектларына багышланган фотолар конкурсына заявкалар тапшыру 2018 елның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Фотоконкурста теләге булган һәркем, яшенә һәм яшәгән урынына бәйсез рәвештә, шул исәптән профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. 6 яшьтән 18 яшькәчә булган яшь фотога төшерүчеләр аерым төркем тәшкил итә. Конкурсның беренче этабында эшләрне тапшыру мөһим: катнашу өчен анкета тутырырга һәм фотоконкурсвода.рф. сайтында автор фотоларын теркәтергә кирәк. Фотоларны теләсә нинди ысул белән ясарга мөмкин – профессиональ фотоаппарат белән дә, һәвәскәрләр куллана торган җайланма белән дә, планшетлар, смартфоннар һәм башка төрле җайланмалар ярдәмендә дә.

Килгән барлык материаллар жюри тарафыннан 5 номинация буенча бәяләнәчәк, аларның һәркайсы кешенең су белән бәйләнешендәге төрле өлкәләргә кагыла: 

"Шәһәр һәм су" – шәһәр читендә урнашкан су объектларының, яр буйларының, күперләрнең, шәһәр пейзажларының, маякларның сурәтләре;

"Су хөкемдарлары" – плотиналарның, гидроэлектростанция биналарының һәм башка төрле гидротехника корылмаларының фотолары;

"Бу кызык..." – Россиядә су объектларын һәм гидротехника корылмалары системаларын барлыкка китерү тарихына бәйле фотолар;

"Минем стихиям" – зур һзм кече елгалар, сулыклар, Россиянең торак пунктларындагы су объектлары фотолары.

Җиңүчеләрнең исемнәре 14 октябрьдә сайтта һәм фотоконкурсның социаль челтәрләрендә игълан ителәчәк. Иң кызыклы хезмәтләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта "Вода России" фотокүргәзмәләрендә күрсәтеләчәк. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International