Казанда Балалар тимер юлы базасында бүген гадәткә кергәнчә август эко-дәресе узды. “Альпари” хәйрия фонды карамагында торган “Апрель” һәм “Солнечный” тернәкләндерү үзәкләреннән 30 бала Зөбәрҗәт станциясеннән Яшьләр станциясенә кадәр сәяхәткә чыкты һәм кайтыр юлга борылды. Биредә, саф һавада, алар туган төбәкләренең табигате турында күп кенә яңалык белде, алар өчен конкурслар, уеннар уздырылды һәм экологик тәҗрибәләр күрсәтелде. Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов ярдәмендә оештырылды.
“Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны экологик белемнәргә җәлеп итү мөмкинлеге булуына без бик шат. Нәкъ кечкенә вакытта кешедә табигатькә карата сакчыл караш формалаша, экологи белем нигезе салына”, – дип билгеләде оештыручылар. Чара азагында яшь экологларга татлы призлар һәм экология темасына кызыклы, буйый торган рәсемнәр белән бүләкләнде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте