Бүген Мамадыш районы хакимияте бинасында гражданнар кабул ителде. Халыкның табигать саклау законнарына кагылышлы сорауларына Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Мамадыш районы прокуроры Радмир Надыршин, Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗаманов һәм ТР Экоминистрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Оксана Колесова җавап бирде. Кабул итү барышында контейнер мәйданчыкларын урнаштыру, шәһәр күлен төзекләндерү, Нократ елгасы үзәнен тирәнәйтү, су объектларын мониторинглау, экологик мәгърифәтләү, коммерциясез оешмаларның эшчәнлеге турында һәм башка мәсьәләләр каралды. Килгән барча мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде. Табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре билгеләп узганча, гражданнарның фикерен исәпкә алу конструктив карарлар кабул итү өчен бик мөһим – мәсьәләләрнең бер өлеше игътибарга алынды, калганнары буенча – тиешле чаралар күрелә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте