Татарстаннан Алтайга кадәр. "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм экопроекты старт алды

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

"Бүген без Агыйдел елгасы буйлап 14 чакрым йөзәчәкбез һәм башкортларның "Шульган-Таш" тыюлыгы эшчәнлеге белән танышачакбыз", – дип сөйләде "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициядә катнашучы. Исегезгә төшерик, автоэкспедиция 1 июльдә, Яр Чаллы шәһәрендә старт алды. Әлеге зур экологик проект "Рус География Җәмгыяте" Россиякүләм иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла.  Катнашучыларны озатканда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров эко-активистларга туган төбәк файдасына уңышлы һәм нәтиҗәле эш башкаруларын теләде, табигатькә карата битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде: "Сезне, кыю һәм энтузиаст 12 кешене, алда 7 мең чакрым юл һәм Россиянең махсус сакланучы 89 уникаль табигать территориясе, могҗизаларга һәм ачышларга тулы 21 көн көтә!  Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә Россия картасында картографик һәм географик белешмәләр тутырылачак, сулыкларны чистарту буенча чаралар һәм чүпне аралап җыю буенча акцияләр оештырылачак", – дип сәламләде волонтерларны Фаяз Шакиров.

Автоэкспедициядә катнашучыларны Уралның юлсыз урыннары һәм Чиләбе өлкәсенең бормалы-сырмалы тау юллары, Белозерск районы һәм "Зюраткуль" тыюлыклары, Объ елгасы һәм Таулы Алтай, "Ая" паркы һәм Каты Ярык аша узучы тау юлы көтә. Экспедиция маршруты Татарстан Республикасы, Башкортстан, шулай ук Чиләбе, Курган, Төмән, Омск, Новосибирск өлкәләре һәм Алтай крае территорияләреннән узачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International