Татарстан командасы – Яшь экологларның төбәкара слетында җиңүче

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

26 июньнән 28енә кадәр Кырымның Саки шәһәрендә Яшь экологларның төбәкара слеты булды. Чара илнең 15 төбәгеннән: Башкортстаннан, Бурятиядән, Вологдадан, Иркутскидан, Калмыкиядән, Калугадан, Карелиядән, Түбән Тагилдан, Омскидан, Оренбургтан, Пензадан, Татарстаннан, Чиләбедән, Юградан, Кырым Республикасыннан яшь табигать сакчыларын берләштерде. 5 катнашучы составында Татарстан Республикасы командасында Базеев Даниил, Вәлиева Камилә, Гайнуллина Элина, Гайнуллина Гөлсем һәм Кузьмин Никита чыгыш ясады. Аларның барысы да – "Танкодром" БИҮ тәрбияләнүче һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның "Татарстан экомирасы. Сакларбыз һәм күбәйтербез!" премиясендә җиңгән балалар.

Слет кысаларында балалар видеофильм форматында туган төбәкнең махсус сакланучы табигать территорияләрен һәм уникаль табигый объектларны презентацияләде, брейн-ринг интеллектуаль экологик уенында катнашты, шулай ук "Экомода" дефилесында, "Минем Ватанымның уникаль табигать почмаклары" фотоконкурсында һәм экологик әкиятләр конкурсында чыгыш ясады. Узган барлык этапларның йомгаклары буенча Татарстан Республикасыннан "Экоэра" командасы җиңүче булып танылды. Икенче урынны Калмыкия Республикасыннан "Тере мирас" командасы, өченче урынны Свердлау өлкәсенең Түбән Тагил шәһреннән "Минем ватаным – Урал" командасы яулады. Җиңүчеләргә Кырым Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы кубоклары һәм грамоталары бирелде.

Балаларны тәбрик итәбез һәм безнең республиканы дәрәҗәле күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International