Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе инспекторлары рейд барышында Лаеш районы территориясендә законсыз җир эшләрен ачыклады. Сокуры авылы янәшәсендә экскаватор һәм КАМАЗ ярдәмендә туфракның уңдырышлы катламын салдыру һәм икенче урынга күчерү эшләре алып барыла иде. Эш урынының мәйданы 130 кв. м. тәшкил итте, алу тирәнлеге – 0,3 м. Әлеге факт буенча хокук бозучылар РФ КоАП 8.6 ст. 1 өлеше ("Җирләрне бозу") буенча административ җаваплылыкка тартылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте