Пычратучы матдәләрнең атмосфера һавасында чик дәрәҗәдә мөмкин булган катнашмаларының артуы теркәлмәде. Лаеш районының Орлов авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыклары полигонында янгын чыгуы турында килгән мәгълүмат нигезендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм Үзәкләштерелгән махсус инспекция белгечләре әлеге урынга чыкты. Полигонның көньяк ягыннан һәм Чиста күл авылы янәшәсендәге көнбатыш өлешеннән атмосфера һавасыннан пробалар сайлап алынды. Анализ матдәләр дәрәҗәсенең нормада булуын күрсәтте.
Бүгенге торышында полигонга грунт сибелгән. Атмосфера һавасының торышын күзәтү эше дәвам итә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте