Законсыз эшчәнлек нәтиҗәсендә 600 кв. м. тирәсе җиргә хилафлык китерелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районында туфракның уңдырышлы өслеген үзирекле рәвештә салдырып алу һәм икенче урынга күчерү фактын теркәде. Экологлар килгән вакытта әлеге урында махсус техника – дәүләт номеры булмаган ZL30-II маркалы төягеч машина эшли иде. "Столбище" полиция бүлегеннән килгән хезмәткәрләр белән берлектә тикшерү барышында төягеч йөртүче качып китәргә тырышты. Хәзерге вакытта ТР Экоминистрлыгы инспекторлары транспорт чарасы хуҗаларын билгеләү өчен ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә гарызнамә җибәрде. Гаепле затларга РФ КоАП 8.6 ст. 1 өлеше ("Туфракның уңдырышлы катламын үзирекле рәвештә салдыру яки икенче урынга күчерү") нигезендә административ җаваплылык яный.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте