Узган ялларда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Чуашстан Республикасында булды, биредә Батыр районы хакимияте башлыгы Рудольф Селиванов белән очрашты. Очрашу барышында экология мәсьәләләре, шул исәптән махсус сакланучы табигать территорияләрен саклау эшчәнлеге турында сүз барды. Конструктив диалогтан соң табигать саклау ведомствосы башлыгы Шыгырдан авылында узган Сабантуй милли бәйрәмендә катнашты. "Бүген, бирегә килгәч, мин хезмәт, намус һәм халык тырышлыгы нәтиҗәсендә авылның һәм тулаем алганда барча республиканың ни рәвешле үсеш алуын күрдем, – дип мөрәҗәгать итте Александр Шадриков халыкка, – бәйрәмдә сезнең иң яхшы сыйфатларыгыз чагылыш тапкан: кунакчыллык, туган җиргә мәхәббәт һәм халыкның матур гореф-гадәтләре". Чыгышы барышында министр авыл халкын сабан бәйрәме белән котлады һәм активистларны һәм җирлектәге алдынгы кешеләрне бүләкләде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте