Татарстанның яшь табигать сакчылары халыкара дәрәҗәсендә танылу тапты

2018 елның 22 июне, җомга

Болгариянең Созополь шәһәрендә халыкара "Little Miss and Mister Planet" балалар конкурсы тәмамланды, аның төп темасы быел экологиягә бәйле иде. Татарстан башкаласыннан катнашучы Эмилия Гарипова, Дарья Никонова һәм Сәмирә Сафина үзләренең хәйрия проектларын яклады, шул рәвешле халыкара дәрәҗәсендә республиканы күрсәтте һәм конкурсның төп призларын алды, дип хәбәр ителә Казан мэриясенең рәсми порталында. Иң яхшылар исеменә яшь татарстанлылар Болгария, Бразилия, Венгрия, Румыния, Россия, Грузия, Казакъстан, Филиппин, Көньяк Африка һәм Һиндстан кебек илләрдән конкурстантлар белән ярышты.

12 ел дәвамында ел саен уздырылган конкурс йомгаклары буенча 5 яшьлек Эмилия Гарипова төп бүләккә – "Little Miss Planet 2018" гран-приена лаек булды. Ә 11 яшьлек Сәмирә Сафина һәм 8 яшьлек Дарья Никонова "Little princess of Planet 2018" мактаулы титулларын алды: алар конкурсның амбассадорлары һәм планетаның яшь яклаучылары исеме белән аталды.

Хәзер кечкенә Татарстан патшабикәләренең төп бурычларыннан берсе булып әйләнә-тирәлекне саклау һәм планета экологиясе проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү булачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International