"Һәрчак булсын кояш!" Арча районы балалары өчен бәйрәм узды

2018 елның 1 июне, җомга

Арчаның 100дән артык баласы "Һәрчак булсын кояш!" эко-фестивалендә катнашты. Бәйрәм Арча районының күпфункцияле үзәгендә узды.            

 "Бүгенге Балаларны яклау көне тулысынча нәни гражданнарга багышланган! Экологик культура балачактан һәм яшүсмерлек вакытында формалаша. Без үзебезнең балаларга туган төбәк табигатенә мәхәббәт сеңдерергә, аңлы һәм сакчыл караш тәрбияләргә телибез. Һәр бала сәламәт булсын һәм ата-ана назы белән әйләндереп алынсын, дип телисе килә. Баш очындагы күк йөзе һәрчак тыныч, ә туасы һәр көн – хәерле һәм кызыклы булсын. Ә ата-аналарга сабырлык, мәрхәмәт һәм наз телисе килә", – дип котлады фестивальдә катнашучыларны аны оештыручы "Незримая стража" эко-клубы вәкилләре һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре.

Бәйрәмдә балалар экология һәм аны чолгап алган тирәлек турында югары белем дәрәҗәләрен күрсәтте, хәрәкәтчән уеннарда, конкурсларда, викториналарда катнашты һәм иганәчеләрдән татлы бүләкләр, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан тематик дәфтәрләр алды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International