Мәктәп укучылары, студентлар һәм табигатькә карата битараф булмаган республика халкы санитар-экологик икеайлыкны уздыруга актив кушылды. 1 апрельдән башлап Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының республика буенча иҗтимагый кабул итү системасына 2324 мөрәҗәгать килде. Шулардан 1018 мөрәҗәгать "Мәктәп эко-патруле" телефон программасы аша, 496 – "Халык контроле" системасыннан, 415 мөрәҗәгать WhatsApp һәм Telegram элемтә каналлары аша алынды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 395 мөрәҗәгать алынды.
Быелның яңалыгы: "Халык контроле" системасында республика ВУЗлары һәм ССУЗлары студентлары өчен махсус категория булдырылды. Икеайлык кысаларында алар тарафыннан экологик хокук бозуларның 200 факты ачыкланды. Беренче этапта "Иң актив ВУЗ/ССУЗ" һәм "Иң актив студент" номинацияләрендә җиңүчеләр 2018 елның 6 июнендә, "Экояз-2018" конкурсына йомгак ясау барышында билгеле булачак. ТР югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар өчен акциянең чираттагы этабы 1 июньдә старт алды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте