Түбән Кама районында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәләре буенча төзелеш калдыкларыннан җыелган чүплек бетерелде. Хилафлык фактлары санитар-экологик икеайлык кысаларында ачыкланган иде. Җитештерү калдыкларын законсыз өюдә гаепле затларны РФ КоАП 8.2 ст.("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") һәм ТР КоАП 3.6 ст. ("Җирлекләрнең һәм шәһәр округларының территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу") нигезендә административ җаваплылыкка тарттылар. Экологлар исәпләп чыгарганча, чүпләүнең гомуми мәйданы 135 кв. метр тәшкил итә.
Йогынты актында күрсәтелгән срок узуын көтеп тормыйча, гаепле затлар кыска вакыт аралыгында җитешсезлек очракларын бетерде. Тулаем алганда, санитар икеайлык башыннан бирле җир кишәрлекләренең мөлкәтчеләре һәм Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты тарафыннан гомуми 106 136 кв.м. мәйданда законсыз чүплек урыннары 96%ка бетерелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте