Бәрхет гөл, бакра гөл һәм цинния чәчәкләре. Казанның 122 нче гимназиясендә чәчәк утырту буенча экологик акция узды

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Бүген 122 нче гимназиянең икенче сыйныфында укучы балалар укытучылары һәм ата-аналары белән берлектә мәктәп территориясендә бәрхет гөл, бакра гөл һәм цинния чәчәкләрен утыртты. Бер еллык үсемлек үсентеләрен мәктәп укучылары мөстәкыйль үстергән. Ай ярым диярлек балалар үсенте утыртылган савытны күзәткән – беренче чәчәкләр ачылуын көтеп, су сипкән һәм туфрагын йомшарткан. "Бәрхет гөлләр, бакра гөлләр кебек үк, ачык кояшлы урыннарны өстен күрүче көяз чәчәкләр түгел. Корылыкка чыдам булуы аркасында әлеге чәчәк үсемлекләре хәтта бик нык эсселектә дә авырлык кичерми", – дип билгеләде яшь натуралистлар. "Быел безнең гимназия үзенең 60 еллык юбилеен билгели һәм әлеге дата уңаеннан без мәктәп территориясен яшелләндерү буенча экологик проектны тормышка ашырырга булдык. Һәр сыйныф үз клумбаларының дизайнын эшләде, аларның исемнәре белән табличкалар элде. Биология дәресләрендә балалар чәчәк үстерү һәм ландшафт дизайны нигезләрен өйрәнде", – дип билгеләде "Ж.А.Зайцева ис. № 122 гимназия" МБМУ укыту эше буенча директор урынбасары Рүзилә Ибәтуллина. Декоратив үсемлекләр утырту чарасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты. "Мәгариф учреждениеләрендә экологик тәрбия бирүнең бурычы – баланы табигатькә сакчыл карашта булырга, аның байлыклары белән сакчыл эш итәргә өйрәтү, шулай ук әйләнә-тирәлекнең булачак сакчыларын тәрбияләү. Һәм әлеге эко-агарту акциясе бу бурычны үтәүдә нык булыша", – дип билгеләде ҮТИ белгече Ләйсән Фәйзуллина. Җәйге каникулда мәктәп укучылары утыртылган культураларны карарга: аларны чүп үләннәреннән арындырырга һәм су сибәргә планлаштыра.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International