"Киләчәк өчен бер минут" халыкара экологик видеороликлар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Конкурс түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:
- балалар киносы (18 яшькәчә булган катнашучылар),
- һәвәскәрлек (катнашучыларның яше 18 яшьтән олырак, махсус кинематография белеменә ия түгел),
- профессионал (катнашучыларның яше 18 яшьтән олырак, махсус кинематография белеменә ия).
1 минуттан 3 минутка кадәр дәвам итүче видеороликта түбәндәге темалар булырга мөмкин:
- "Планета ресурслары";
- "Җан экологиясе";
- "Кеше һәм хайваннар";
- "Экологик патриотизм";
- "Һәркемнең катнашуы".
Катнашу өчен 15 июньгә кадәр конкурс сайтында электрон теркәлү узарга кирәк: https://1mforfuture.ru. Конкурс эшләре 30 июньгә кадәр кабул ителәчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте