Ачыкланды – юкка чыгарылды. Идел аръягы ТИ инспекторлары күрсәтмәсе буенча чүплек бетерелде

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Гаепләрен таныдылар һәм шунда ук бетерделәр. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль инспекторлары калдыкларның морфологик составын тикшереп, республиканың Буа һәм Тәтеш районнарында чүплек барлыкка килүдә гаеплеләрне оператив ачыклады. Әлши авыл җирлегенең юл буе полосасындагы көнкүреш калдыклары һәм Пролей-Каша авылындагы төзелеш чүплеген хокук бозучылар үзләре тәртипкә китерде. "Мондый хилафлыкларга алга таба юл куелмаячак", – дип ышандырды җирле халык. Районнарның санитар-экологик торышын тикшерү буенча экологларның рейдлары дәвам иттереләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International