"Табигать хаталарны кичерми". Әлмәт мәктәбендә экология законнары турында дәрес узды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Әлмәтнең 23 номерлы "Менеджер" мәктәбендә "Табигать хаталарны кичерми" темасына экология дәресе узды. Белем бирү дәресен мәктәп укучыларының экология законнары турында күзаллауларын киңәйтү максатында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре уздырды. 7 "Б" сыйныфы укучылары виртуаль экологик рейдка чыкты, Әлмәттә яшәүчеләрнең кайсы табигать саклау законнары таләпләрен бозуын һәм хәзер инде аларга карата нинди җаваплылык янавын ачыклады. "Табигать законнарын белү һәм үтәү – экологик культураның иң әһәмиятле билгесе, ул безнең планетаны һәм барча кешелекне коткару юлы", – дип йомгак ясады алар.

Мәктәп укучылары иҗтимагый экологик хәрәкәтләр эшчәнлегенә дә аеруча зур кызыксыну белдерде. ТР Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторы Мәдинә Усманова шәһәрдә һәм республикада уздырыла торган табигать саклау чаралары турында сөйләде, "Чиста булачак" яшьләр хәрәкәте эшчәнлеге белән таныштырды. Дәрес экологик юнәлешле китаплар һәм журналлар презентацияләп һәм тапшырып тәмамланды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International