72 тонна макулатура һәм 2 тонна тирәсе пластик. Яр Чаллының балалар һәм яшьләр оешмалары уку елына йомгак ясады

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Волонтерлар, ихтыяри затлар, гомуми белем бирүче оешмаларның активистлары, тимурчылык отрядлары вәкилләре һәм эшләүче яшьләр. Балаларның һәм яшьләрнең иҗтимагый оешмаларының шәһәр бәйрәменә Яр Чаллыдагы барча иҗтимагый хәрәкәт активы җыелды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе, шәһәрнең башкарма комитеты ярдәмендә чараны оештыручылар булып шәһәрнең Иҗтимагый оешмалар үзәге һәм "Орион" яшьләр үзәге катнашты. Бәйрәм кысаларында "Экоактивлар" проектына йомгак ясалды, "Иң күп җыелган икенчел чимал" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде, белем бирү учреждениеләре һәм экологик берләшмәләрнең мөгаллимнәре-җитәкчеләре арасында иң яхшы эко-активистларның исемнәре аталды. Табигать саклау акцияләре нәтиҗәсендә иң активларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының рәхмәт хатлары, экологик бүләкләр һәм призлар тапшырылды.

2017/2018 уку елында "Экоактивлар" проекты акцияләрендә һәм конкурсларында шәһәрнең 35 мәгариф учреждениесе катнашкан. Эшкәртү өчен 2 тонна пластик, 72 тонна макулатура җыелган һәм тапшырылган, аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен 8 кубометр кием-салым һәм уенчык җыелган, калдыкларны аралап җыю темасына 157 төрле эко-плакат әзерләнгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International