Буаның бакчага йөрүче балалары калдыкларны икенчел куллануның оригиналь ысулын күрсәтте

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Кәгазь белән пластикны – эшкәртүгә, батарейкаларны – утильләштерүгә. Калдыкларны аралап җыю кирәклеге турында мәктәпкәчә яшьтән үк өйрәнеп үсәләр. "Эковесна-2018" акциясе кысаларында Буа шәһәренең "Светофорик" балалар бакчасында экологик бәйрәм оештырылды. Өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр укытучылары җитәкчелегендә экологик әкияткә инсценировка күрсәтте, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәсәң нәрсә буласы һәм чүпне сортларга аеруның әһәмияте турында сөйләде. Чараның икенче өлеше "экомода" күрсәтеп дәвам итте. Костюмнар әзерләү өчен материал сыйфатында полиэтилен пакетлар, пластик стаканнар һәм башка төрле яраксыз материаллар кулланылган. "Оригиналь дә, экологияле дә", – дип билгеләде ТР Экоминистрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре. – Бу – көнкүреш калдыкларын икенчел куллануның кызыклы мисалы".

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International