Лениногорскиның 14 номерлы мәктәбендә икенче ел рәттән Бөек Ватан сугышы ветераны, Лениногорскиның мактаулы гражданины Николай Николаевич Степанов исемендәге конференция узды. Лениногорскиның 4, 8, 11 номерлы мәктәпләрендә, "Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен Соколка мәктәп-интернаты"нда, "Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен 10 номерлы Бөгелмә мәктәбе"ндә укучылар 4 номинация буенча фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте: иҗади гаилә, тарихи-географик юнәлеш, табигать һәм экология, төбәкне өйрәнү. Тикшеренү эшләренең күпчелеге табигать һәм экология бүлегендә күрсәтелде. "Батарейкалардан дөрес файдалану", "Экологик эз", "Кәгазьне икенчел эшкәртү", "Карга – тере барометр", "Урман гүзәле – чыршыны саклыйк" – мәктәп укучылары әзерләгән экологик эшләрнең тулы булмаган исемлеге.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре билгеләгәнчә, балалар конференциягә ныклап әзерләнгән – күзәтүләр уздырган, чагыштырулар ясаган һәм нәтиҗә чыгарган. Чара азагында җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм грамоталар тапшырылды, конференциядәге барча катнашучылар бүләкләр алды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте