Әйләнә-тирәне мониторинглау эше ничек уздырыла? Пробаларга анализ ясау өчен экологлар нинди җайланмалардан файдалана? Шушы һәм башка күп кенә кызыксындырган сорауларга бүген Арчаның 6 номерлы мәктәбендәге 8 сыйныф укучылары җаваплар тапты. Балалар Аналитик контрольлекнең үзәк махсуслаштырылган инспекциясенә танышу экскурсиясендә катнашты. Лаборатория белгечләре Татарстан Республикасында экологик-аналитик контрольек системасының нәрсәдән гыйбарәт булуы хакында сөйләде, сәнәгый ташландыкларга һәм атмосфера һавасына анализның ни рәвешле гамәлгә ашырылуы, суның һәм туфракның ничек тикшерелүе турында аңлатты, җайланмаларны һәм үлчәү приборларын күрсәтте. Экскурсиянең ахыргы тукталышы булып күчмә экология лабораториясе – Форд Транзит автомобиле белән таныштылар, аның базасында атмосфера һавасының җир өслеге катламында пычратучы матдә күләме оператив рәвештә күзәтелә, шулай ук пробаларны сайлап алу зонасындагы метеорологик параметрлар тикшерүдә тотыла.
Очрашу азагында мәктәп укытучысы Наҗия Хөсәенова инспекция белгечләренә рәхмәт белдерде, чараның үсеп килүче яшь буында экологик күзаллау формалаштыруда һәм укучыларның һөнәр сайлау юнәлешендә әһәмиятле булуын билгеләде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте