Казанда "Яшел маршрут" россиякүләм конкурсы узачак

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

15 майдан 14 августка кадәр Казанда "Яшел маршрут" россиякүләм конкурсы узачак. Конкурсның читтән торып уздырыла торган этабында катнашу өчен 7-15 кешелек составтагы командаларга экологик сукмак сайларга, маршрутның тарихи әһәмияте турында белешмә төзергә һәм аны популярлаштыру турында тәкъдимнәр тапшырырга кирәк. Материаллар TURDOBRA@yandex.ru электрон почтасына 15 июньгә кадәр җибәрелә.

Беренче этапны уңышлы узган командалар турыдан-туры этапта катнашачак. Әлеге өлештә белдерелгән маршрутны узу һәм россиякүләм өмә уздыру күздә тотыла. Конкурста җиңүчеләрне 5 сентябрьдә игълан итәчәкләр. 

Конкурста катнашу нигезләмәсе һәм шартлары белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында яшьләр сәясәте – нигезләмәләр һәм проектлар бүлегендә танышырга мөмкин.  

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International