Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриковның Җиңү Көне белән котлавы!

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Хөрмәтле ветераннарыбыз, тел хезмәтчәннәре, республика халкы!

Ихлас күңелдән Сезне Бөек Бәйрәм – Җиңү Көне белән тәбрик итәм!

9 май – кешелек тарихында махсус тамга белән билгеләнгән. Дистәләрчә еллар уза, буыннар алмашына, әмма ләкин Бөек Җиңү көне, халкыбызның батырлык, патриотлык һәм Ватанга тугрылык символы буларак, Ватанның героик елъязмасында мәңгелеккә теркәлгән дата булып саклана. Безгә азатлык һәм тынычлык бүләк иткән, фронтта һәм тылда баш имәс каһарманлык белән көрәшкән, сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызган һәркем каршысында без баш иябез.

Җиңү Көне бүген дә безне берләштерә, төрле яшьтәге барча кешеләрнең күңеленә үз Ватаны өчен горурлык хисләрен сала, бездәге күп милләтле халыкның бетмәс-төкәнмәс көченә ышаныч тудыра.

Әлеге якты бәйрәм көнендә Сезгә күңел җылысы, игътибар һәм якыннарыгызның кайгыртучанлыгын теләргә рөхсәт итегез. Озак еллар дәвамында сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе юлдаш булсын сезгә. Һәрвакытта да мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре янәшә, тормышыгыз тыныч һәм куанычлы булсын.

Җиңү Көне белән!

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры А.В. Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International