Ык буе идарәсе экологлары ветераннарны Җиңү Көне белән котлады

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алган көннәрдә Ык буе территориаль идарәсе коллективы ветераннарны котлады, алары, үз чиратында, сугыш елларына кадәрге тормыш хәлләре һәм Бөек Ватан сугышында язмышларының ни рәвешле үзгәрүе хакында хатирәләр белән уртаклашты.

Сафин Әнфәр Мисбах улы 1929 елның 8 сентябрендә Азнакай районының Күктәк авылында туган. Әнвәр Сафинның яшьлек еллары катлаулы сугыш чорына туры килә. Сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь була. Бөек Сугыш фронтында кан коюлы бәрелешләр барганда, ул тылда хезмәт куя: кырда сукалаучы, соңыннан комбайнчы булып эшли, параллель рәвештә башка балаларны да әлеге кәсепкә өйрәтә. Борчак җыю буенча авыр кул хезмәтен җиңеләйтү өчен Әнфәр Сафин махсус җайланма уйлап таба, шуның өчен аңа Мәскәүнең ВДНХ күргәзмәсендә орден бирелә. Бүгенге көндә Әнвәр абый Күктәк авылында яшәвен дәвам итә, олы яшьтә булуына карамастан, үзенең яраткан эше – умартачылык белән шөгыльләнә.

Миңнегалиев Миңнегәрәй Миңнегали улы 1927 елның 2 августында Азнакай районының Тымытык авылында туган. Сугыш елларында колхозда тырышып эшләгән. 1945 елдан 1950 елга кадәрге чорда Германиядә Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Соңыннан ул КДУ тарих-археология факультетында белем алган һәм озак еллар дәвамында туган авылындагы мәктәптә директор булып эшләгән.

Бүген ветераннар адресына янә тирән хөрмәт хисләре һәм рәхмәт сүзләре җиткерелә. Тыл хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы чорында фидакарьләрчә эшләделәр һәм Җиңүебезнең шанлы тарихына әһәмиятле өлеш керттеләр.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International