Бүләк шагыйрьне табачак. Әлмәт районында экологик шигырьләргә конкурс игълан ителде

2018 елның 13 апреле, җомга

2018 елның 19 апреленә кадәр Әлмәт районында яшәүчеләр экологик шигырь конкурсында катнаша ала. Конкурсны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе Әлмәт районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белән берлектә "ЭКОяз-2018" кысаларында игълан итте.

Катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

– Instagram системасында departament_eko сәхифәсенә язылырга, сезнең битне карау мөмкинлеге ачык булырга тиеш;

– #ekovesnaalmet2018 хэштегы белән видеоролик форматында экологик темага багышланган шигырьне үз битеңдә урнаштырырга;

– язуда @department_eko и @ministerstvo_ecologiirt билгеләргә.

Һәр катнашучыдан бер генә эш тәкъдим ителә ала. Видеороликның озынлыгы 2 минуттан артып китәргә тиеш түгел. Конкурста җиңүчеләрне грамоталар һәм призлар белән бүләкләячәкләр.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International