Фәнни-популяр лекцияләр, экологик уеннар һәм лаборатор тикшеренүләр. Иске Чүпрәлегә һәм Буага "экологик десант" төште. Мәктәп укучылары өчен кызыклы интерактивны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм табигатьтән файдалану проблемалары институты оештырды. Фән эшлеклеләре балаларга безнең төбәктәге туфракның уникальлеге һәм органик продукция турында кызыклы фактлар турында сөйләде, лаборатор анализлар үткәргәндә нинди шартларның үтәлергә тиешлеге турында аңлатты һәм кызыклы экспериментлар күрсәтте. Теләге булган һәркем краннан аккан суның эчәргә яраклы булу-булмавын һәм чишмә чыганагының нинди минерал матдәләргә һәм микроэлементларга бай булуын тикшереп карый алды. Мондый лекцияләрнең кызыклы һәм оригиналь булуын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә билгеләде. "Мәктәп укучылары лекторларны кызыксынып тыңлады, сынауларның ни рәвешле уздырылуын кызыксынып күзәтте", – дип хәбәр итте алар.
Интерактив күргәзмә-лекторийларны һәм экологик дәресләрне республиканың 8 ноктасында уздыру планлаштырыла. Якын киләчәктә "Экологик десант" Азнакай, Әлмәт, Балтач районнарына һәм Казанга килеп җитәчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте