1.3 миллион сум. Бөгелмәнең "Репродукт" оешмасы Березовка поселогында балчыкны законсыз табу нәтиҗәсендә җир асты байлыкларына шул суммада зыян салган. Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары әле 2016 елның июлендә үк ачыклаган иде. Законсыз карьерның мәйданы 1350 кв. метр тәшкил итә, җир асты байлыгын алу тирәнлеге – 6 метр. Әлеге хилафлык өчен экологлар оешманы РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше ("Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядән башка файдалану") нигезендә җаваплылыкка тартты һәм җир асты байлыкларына зыянны түләү турында шикаять белдерде. Оешма Көньяк-Көнчыгыш идарә инспекторлары таләпләрен үтәмәде, нәтиҗәдә экологлар Бөгелмә шәһәре судына мөрәҗәгать итте. Хокук органы Экоминистрлык белгечләрен хуплады. Хокук бозучы мондый карар белән ризалашмыйча, карарга Татарстан Республикасы Югары судына шикаять белдерде, соңгысы карарны үзгәрешсез калдырды. Моннан соң Көньяк-Көнчыгыш идарә инспекторлары үтәтү кәгазен суд приставларының Бөгелмә бүлегенә җибәрде. Әлеге вакытта хокук бозучы җир асты байлыкларына китерегән зыянны тулы күләмендә каплаган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте