Вертолет белән очыш барышында республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә экологлар калдыклар белән эш итү кагыйдәләре бозылуның 119 очрагын теркәде. Казан, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Яңа Чишмә районнары территорияләрен карау буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов уздырды. Санкцияләнмәгән чүплекләрнең күпчелеге предприятиеләр һәм оешмалар территорияләрендә теркәлде. "Әлеге урыннар авыр үтеп керә торган, чөнки билгеле бер очракларда объект территориясенә керүе – катлаулы. Нәкъ менә шуңа күрә дә кешеләр аз йөри һәм үтеп булмый торган урыннарда чүплекләрне ачыклау өчен вертолет белән очышлар ясала", – дип сөйләде Фаяз Шакиров. Ул инспекторларга җир кишәрлекләренең хуҗаларын билгеләү буенча оператив эш башкарырга һәм әлеге чүплекләрнең юкка чыгарылуын тикшереп торырга кушты.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте