Табигатькә мәхәббәтне китап аша. Бүген Казанда китапханәләрнең ЭКОмәгърифәттәге роле турында сөйләштеләр

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Табигать турында дәресләр, экологик китаплардан күргәзмә һәм интерактив чаралар ЭКОмәгърифәт өлкәсендә әһәмиятле роль уйный. "Республика яшүсмерләр китапханәсе"нең инновацион-методик бүлеге җитәкчесе Майя Большебородова шундый фикердә. Әлеге эшкә кагылышлы учреждениенең эш тәҗрибәсе турында ул бүген КДМСУ студентлары белән уздырылган дәрес барышында уртаклашты. Булачак китапханәчеләр учреждениенең ЭКОмәгърифәт буенча төп методлары һәм эшчәнлек юнәлешләре белән таныша алды. Өлкән буыннан кече буынга эш тәҗрибәсе тапшыруны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре дә хуплады. Министрлыкның экологик мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Сидиков билгеләгәнчә, китапханәләр укучыларны экологик тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный. Аның сүзләренә караганда, мондый учреждениеләрдә балалар табигатьне саклау турында белемнәр ала, ә бу исә, үз чиратында, аларның экологик грамоталылыгын арттыру мөмкинлеген бирәчәк. Табигать турында яңа әдәбият белән студентлар инде бүген үк таныша алды. Белем бирү чарасы кысаларында китапханәчеләр әйләнә-тирә мохиткә багышланган китап күргәзмәсен күрсәтте.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International