Питрәч балалар бакчасында экология бәйрәме уздырылды

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Питрәч районының "Каенкай" балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре катнашында Экологик белемнәр көненә багышланган кызыклы бәйрәм узды. Мәгариф чарасы кысаларында бакчага йөрүче балаларга "Урман тарихы" экологик әкияте күрсәтелде, ул экология кагыйдәләренә һәм әйләнә-тирә мохитне кайгырту темасына багышланган иде. "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда тере табигать турында әле әкияти күзаллаулар өстенлек итә, шуңа күрә дә баланың экологик культурасын формалаштырганда театральләштерелгән эшчәнлеккә зур урын бирелә. Әкиятләр балаларда үз-үзеңне тоту культурасын, тере нәрсәләргә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли, табигатьне танып-белүдә кызыксынучанлык үстерә", – дип билгеләде ҮТИ белгече Ләйсән Фәйзуллина.

Бакчада тәрбияләнүче балалар тикшерүчеләр ролендә дә булып карады. Тәрбиячеләр җитәкчелегендә алар сынаулар уздырды, тозның физик үзлекләрен өйрәнде. "Гамәли эшләү балага фикер йөртергә, анализларга, табигать дөньясына кереп китәргә, иҗади фикер сөрешен үстерергә булыша, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыра", – дип саный "Каенкай" балалар бакчасындагы өлкән тәрбиясе Вероника Товкалева. Экологлар балаларга – бәйрәмдә актив катнашулары өчен, ә тәрбиячеләргә хезмәтләре һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик белемле итүдәге иҗади эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International