Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары республиканың Әтнә һәм Балтач районнарында уздырылган рейд барышында калдыкларны законсыз урнаштыруның 15 фактын ачыклады. Экологлар теркәгән очраклар арасында – агач материалы, кирпеч калдыклары, автомобиль шиннары һәм каплавычлары ташландыклары. Территориянең пычрануына юл куйган затлар РФ КоАП 8.2 ст.("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") һәм ТР КоАП 3.6 ст. ("Җирлекләрнең һәм шәһәр округларының территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу") нигезендә җаваплылыкка тартылачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте