Кече Сөлчә елгасы сөтлегә әверелгән. Аксубай районында елганың үзенчәлекле төскә керүен Экоминистрлыкның Идел-Чулман идарәсе инспекторлары ачыклады. Рейд барышында билгеләнгәнчә, елганың пычрануына китергән агынтылар бер предприятие территориясеннән агызылган. Җитештерү калдыклары чистарту системасына дучар ителмичә, турыдан-туры суга эләккән. Махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре агынтыдан һәм агызу ноктасыннан өстәрәк тә, түбәнрәк өлештә дә елга суыннан пробалар алды. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Елганың пычрануына юл куйган затларны экологлар РФ КоАП 8.14 ст. 1 өлеше ("Су алганда, су алмаганда һәм агынты суларны су объектларына агызганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу") нигезендә административ җаваплылыкка тартачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте