Лениногорск районында экологлар чик дәрәҗәдә мөмкин концентратлары артып киткән агынты ташлану очрагын ачыклады

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорск профилакториясендә судан файдалану шартларын үтәмәү аркасында Каратай елгасына пычратылган агынты су ташлануга китергән. Сулыкта чик дәрәҗәдә мөмкин концентратларның арту очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары теркәде. Пробалар күрсәткәнчә, аммоний буенча матдәләр күләме 3.6 мәртәбә, нитратлар буенча 6.7 мәртәбә, фосфатлар буенча 3.7 мәртәбә, хлоридлар буенча 2.6 мәртәбә, сульфатлар буенча 1.3 мәртәбә, тимер буенча 1.7 мәртәбә артык. Су саклау законнарын бозган өчен экологлар оешманы РФ КоАП 8.14 ст. 1 өлеше ("Су алганда, су алмаганда һәм агынты суларны су объектларына агызганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу") нигезендә административ җаваплылыкка тартты. Моннан тыш, судан файдалану шартларын үтәү турында квартал саен тапшырыла торган хисапларны билгеләнгән срокларда тапшырмау факты буенча да экологлар хокук бозучыга карата РФ КоАП 8.5 ст. ("Экологик мәгълүматны яшерү яисә бозып күрсәтү") нигезендә беркетмә төзеде. Лениногорск оешмасына 13 мең сумлык штраф рәвешендә җәза билгеләнде һәм 30 көн эчендә ачыкланган бозуларны бетерү турында йогынты акты тапшырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International