14 апрельдә Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында беренче өмәләр узачак

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

14 апрель көнне 9.00 сәгатьтә Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында җыештыру һәм территорияне төзекләндерү сезоны старт алачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Бу көнне Ибраһимов пр., 12 һәм Ферганская ур., 3 адреслары буенча ишегалларында беренче өмәләр узачак. Моннан тыш, һәр ишегалдында күңел ачу һәм интерактив программалар, фотозоналар һәм тематик мастер-класслар оештырылачак. Экология акциясе кысаларында Ибраһимов проспектында шәһәр халкы төзелеш һәм төзекләндерү материалларын сатучы гипермаркетларның берсе оештырган мастер-класста катнаша, ә Ферганская урамында өмәдә катнашучылар кайнар пловтан авыз итә алачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International