Түбән Камада бүген шәһәр урамнарын язгы җыештыру эшенә старт бирелде. Территорияне тиешле экологик торышка китерү максаты белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты һәм шәһәр учреждениеләре хезмәткәрләре кече өмәгә чыкты. Ведомстволарда һәм идарәләрдә эшләүчеләр Советлар Йорты каршындагы мәйданда карны таратты, күпфункцияле үзәк һәм хакимият бинасы территориясен җыештырды.
Планлаштырылганча, ай ахырына "ЭКОяз-2018" кысаларында уртак тырышлык нәтиҗәсендә шәһәрнең тагын 29 урамында тәртип урнаштырылачак, шулай ук 280 чакрым тирәсе магистральләр һәм юллар җыештырылачак. Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, теләге булган һәркем табигать саклау чараларында катнаша ала. 39-48-75 телефоны аша элемтәгә кереп, территорияне билгеләргә һәм кирәкле инвентарь алырга мөмкин.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте